Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада конкуренция үсеше мәсьәләләре буенча еллык семинар-киңәшмәдә чыгыш ясады. Үзенең тезисларында ул Татарстанның күп кенә макроикътисадый күрсәткечләр буенча лидерлыгын, шулай ук республика җитәкчелегенең республика икътисады үсешен тәэмин итү өчен конкуренцияне арттыру мәсьәләләренә игътибарын билгеләп үтте.
Министр конкуренцияне үстерү һәм аларны хәл итүнең оптималь юлларын эзләү мәсьәләләрендә профессиональ дискуссияләр өчен форумның кирәклеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте. Шулай ук ел саен тәҗрибә уртаклашу өчен очрашулар оештырган өчен Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенә рәхмәт белдерде. Чара концессион килешүләр төзү, преференцияләрне җайга салу, процессларны автоматлаштыру, хакимият органнары өчен региональ практикалар һәм цифрлы чишелешләр алмашу мәсьәләләре буенча фикер алышу мәйданчыгына әверелде.
«Татарстан Республикасы җитәкчелеге конкуренция үсеше мәсьәләләренә зур игътибар бирә, чөнки намуслы конкуренция төбәк икътисады үсешен һәм гражданнарыбызның тормыш сыйфатын тәэмин итүдә мөһим фактор булып тора», – дип ассызыклады Вице-премьер.
Ул шулай ук Татарстанның күп кенә макроикътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы регион булуын әйтте: тулай төбәк продукты күләме буенча – 7 нче урында, сәнәгать җитештерүе буенча – 5 нче урында, авыл хуҗалыгы продукциясе буенча – 3 нче урында, төзелеш буенча – 2 нче урында, төп капиталга инвестицияләр буенча – 6 нчы урында, ваклап сату әйләнеше буенча – 7 нче урында. Шул ук вакытта иң конкурентлыкка сәләтле өлкә буларак кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү икътисад үсешенең мөһим өлеше булып тора.
Конкурентлык мохите үсеше индикаторы булып эшкуарлык активлыгының ел саен үсүе тора. Татарстанда 182 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты исәпләнә. Дәүләт ярдәме чаралары комплексы нәтиҗәсендә аларның саны, бизнеста эшләүчеләр саны кебек үк, ел саен арта. Бүген КУЭ секторында 837 меңгә якын кеше эшли.
«Без кече һәм урта бизнесны тотрыклы үсешнең төп драйверларының берсе буларак карап, эшкуарлар ихтыяҗларына юнәлтелгән һәм бизнес-бергәлек белән даими элемтәгә нигезләнгән чаралар комплексын эзлекле рәвештә гамәлгә ашырабыз», - дип сөйләде министр.
Республикада товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр базарларында конкурентлык мохитен үстерү конкуренцияне үстерүнең илкүләм планы һәм Россия Федерациясе субъектларында конкуренцияне үстерү стандарты нигезендә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Рәисе күрсәтмәсе белән 2019 елда регионда конкуренция үсешенә ярдәм итү өчен товар базарлары исемлеге һәм 2025 елга кадәр «юл картасы» расланды. Узган ел йомгаклары буенча региональ «юл картасында» билгеләнгән нәтиҗәлелек контроль күрсәткечләренең барлык максатчан күрсәткечләре үтәлгән.
Шулай ук Татарстан гадәттәгечә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте формалаштыра торган конкуренцияне үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләренең «ак китабында» тәкъдим ителгән. Иң яхшы тәҗрибәләргә мисал итеп министр законкуренция.рф сайтында урнаштырылган карарларны китерде:
- IT-Парк (иҗади яшьләргә ярдәм һәм инвестицияләр җәлеп итү);
- партнерлык финанслары (традицион продуктларга альтернатива бирү);
- «Авыл кибете» проекты (халыкның сыйфатлы товарларны арзан бәядән сатып алуы);
- Республика маркетинг үзәге базасындагы «Импортны алмаштыру үзәге» ресурсы.
«Монополиягә каршы хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәсендә конкурентлык сәясәте үсә бара, монополиягә каршы законнарга үзгәрешләр кертелә», - дип нәтиҗә ясады Мидхәт Шаһиәхмәтов.