Татарстанда Россия эшкуарлыгы көнен зурлап бәйрәм итәчәкләр. Бизнес һәм республика халкы өчен төрле активлыклар һәм белем бирү программалары каралган. Шулай ук татарстанлыларны #МСПспасибо Бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыралар. Инициатива «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында инде 3 ел рәттән гамәлгә ашырыла.
Татарстанда 183 меңгә якын кече һәм урта эшкуарлык субъекты исәпләнә. Дәүләт ярдәме чаралары комплексы нәтиҗәсендә аларның саны, бизнеста эшләүчеләр саны кебек үк, ел саен арта. Бүген КУЭ секторында 840 меңгә якын кеше эшли, бу республика икътисадында эшләүчеләрнең 42% өлешен тәшкил итә.
Татарстан халкын #МСПспасибо яки #МСП_Спасибо хештегын кулланып, эшкуарларга үз рәхмәтләрен һәм ярдәмнәрен белдерергә чакыралар. Моның өчен социаль челтәрләрдә эш урыннары белән тәэмин итүчеләргә, шәһәрләрне җанландыручыларга һәм икътисадны үстерүчеләргә рәхмәт сүзләре белән пост урнаштырырга кирәк.
Иң яхшы котлаулар КУЭ корпорациясенең 50 меңнән артык кеше аудиториясе белән рәсми Telegram-каналында бастырылачак.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм КУЭ корпорациясе инициативасы Россия эшкуарлыгын үстерү, аның ил икътисадына саллы өлеш кертүе мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итәргә тиеш.