Татарстанда партнерлык финанслары базары AAOIFI ярдәмендә үсәчәк

2025 елның 16 мае, җомга

Ислам финанс учреждениеләренең бухгалтерлык исәбен һәм аудитын оештыру партнерлык финанслары базарын үстерүдә ярдәм итәргә әзер. Бу хакта Казанда беренче тапкыр уза торган AAOIFI конференциясендә AAOIFI рәисе Шәех Ибраһим Бен Хәлифә Әл Хәлифә сөйләде.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов AAOIFI рәисе Шәех Ибраһим бән Хәлифә Әл Хәлифә белән берлектә бу атнада Банк өлкәсе һәм ИТ-парк вәкилләре белән очрашты, анда перспектив эшләнмәләр – стартаплар, финанс технологияләре, авыл хуҗалыгы, медицина һәм сәнәгать программалары тәкъдим ителде.

«Безнең максат – Россиядә, бигрәк тә Казанда һәм Татарстанда ислам финансларын үстерү. Без бирегә безнең яктан һәртөрле ярдәм күрсәтү өчен килдек», — диде AAOIFI рәисе республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда. 

Аның сүзләренчә, AAOIFI Татарстан һәм Россиянең ислам финанслары базарында сукук кебек продукт барлыкка килүен көтә.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда партнерлык финанслары буенча халыкның финанс грамоталылыгын арттыру буенча чаралар уңышлы гамәлгә ашырыла, кадрлар әзерләнә, финанс инфраструктурасы киңәйтелә. Әлеге эшнең чираттагы мөһим этабы оешкан капитал базарын формалаштыру булырга тиеш.

Ислам финанслары, бухгалтерлык исәбе һәм аудит өлкәсендә дөнья стандартларын билгели торган әйдәп баручы структура буларак AAOIFI абруена таянып, Казанда беренче тапкыр уздырыла торган конференция заман таләпләренә һәм глобаль бергәлек ихтыяҗларына җавап бирә торган финанс системасын үстерүне стимуллаштыруны максат итеп куя. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International