Казанда эре инвестицион проектларны мезонин финанслау турында түгәрәк өстәл узды

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында «Әһәмиятле технологик, инфраструктур һәм индустриаль проектларда партнерлык финанслары коралы буларак мезонин финанслау» темасына түгәрәк өстәл узды. 

Мезонин финанслау үзендә бурыч һәм өлеш инструментларын берләштерә торган һәм билгеле бер шартлар туганда бурычны компания капиталында катнашу өлешенә конвертларга мөмкинлек бирә торган гибридлы финанс инструментыннан гыйбарәт. Мәсәлән, объектны эксплуатациягә керткәндә. 

Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан региональ Инвестиция-венчур фонды белән берлектә технологик бизнес вәкилләре, шул исәптән кече технологик компанияләр өчен оештырылды.

Дискуссиядә финанс өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре, дәүләт үсеш институтлары, Татарстан Республикасының профильле министрлыклары һәм ведомстволары, технологик компанияләр вәкилләре катнашты.

Финанслауның традицион формалары алдында әлеге инструментның өстенлекләренә, мезонин финанслауның һәм партнерлык финансларының үзара бәйләнешенә, шулай ук үзгәрүче икътисадый вәзгыять шартларында үсеш перспективаларына аерым игътибар бирелде.

Катнашучылар түгәрәк өстәлдә алынган мәгълүматның гамәли кыйммәтен билгеләп үттеләр һәм алга таба үзләренең технологик проектларын үстерү өчен финанс инструментының мөмкинлекләрен өйрәнү белән кызыксынуларын белдерделәр.

KazanForum турында:

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы – Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасында диалог һәм хезмәттәшлек өчен ел саен үткәрелә торган мәйданчык. Форум сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International