Татарстан эшкуарларын бөтенроссия сораштыруында катнашырга чакыралар

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге республика эшкуарларын төбәктә эшкуарлыкның киләчәген формалаштырырга ярдәм итәчәк сораштыруда катнашырга чакыра.

Эшкуарлар арасында фикер җыю алга таба бизнеска ярдәм чараларын оптимальләштерү өчен үткәрелә.

Сораштыру эшкуарлар тарый торган ихтыяҗларны һәм каршылыкларны ачыкларга, шулай ук аларны бетерү өчен чаралар эшләргә ярдәм итәчәк. Анкеталар 2025 елның 13 маена кадәр кабул ителә.

Инициатива эшкуарлыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International