Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында «Ел җитәкчесе – 2025» республика иҗтимагый конкурсының номинацияләре һәм күрсәткечләре буенча фикер алышуга багышланган киңәшмә узды.
Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов конкурсның әһәмиятен билгеләп үтте һәм катнашучыларның географиясен дә киңәйтергә кирәклеген ассызыклады. Яңа номинацияләр һәм конкурс күрсәткечләре буенча актуаль тәкъдимнәр турында докладлар тыңланды.
Татарстан икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова, килгән тәкъдимнәрне җентекләп яктыртып, хисап тәкъдим итте.
Фикер алышу барышында кайбер номинацияләрне яңартырга тәкъдим ителде. Шулай ук катнашучылар эшчәнлеген бәяләү өчен өстәмә күрсәткечләр тәкъдим ителде.