Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында технологик лидерлык илкүләм проекты составына керүче федераль проектларның юл карталары турында фикер алыштылар

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» технологик лидерлык илкүләм проекты составына керүче федераль проектларның юл карталары турында фикер алышу буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.  

Киңәшмә барышында шулай ук республика предприятиеләре һәм оешмалары потенциаль катнаша алырлык өч федераль проект буенча юл карталары проектлары каралды: «Селкция һәм генетикада фәнни эшләнмәләр үстерү өчен шартлар тудыру», «Ветеринария препаратлары» һәм «Авыл хуҗалыгының, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенең техник һәм технологик бәйсезлеге» проектлары.

Татарстанда ике: «АСК кадрлар» һәм «Кичектергесез яктан мөһим ферма препаратлары, азык һәм азык өстәмәләре, технологик ярдәмчел чаралар җитештерү» федераль проекты буенча эш бара инде. Проектлар буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән гамәлгә ашыру турында килешүләр имзаланды, чаралар билгеләнде, финанслау күләмнәре расланды.  

Киңәшмәдә юл карталарын раслау һәм технологик лидерлык илкүләм проектларын гамәлгә ашыру буенча эшләрне Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә Татарстан Республикасыннан сайланган итеп төзү турында карар кабул ителде.  

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына республика предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан федераль башкарма хакимият органнарына җибәрелгән чаралар һәм заявкалар турындагы мәгълүматны туплау йөкләнде.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру эшенә йомгаклар беренче кварталда Татарстан Республикасы Рәисе киңәшмәсендә ясалачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International