Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәгендә Россиянең яңа илкүләм проектларын яктыртуның коммуникация линияләренә багышланган киңәшмә узды. Видеоконференциядә төбәк проект офисларының һәм матбугат хезмәтләренең төбәкләрдәге илкүләм проектларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен җаваплы 170ләп вәкиле катнашты.
Киңәшмә барышында «Илкүләм приоритетлар» АКО һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Проект эшчәнлеге департаменты вәкилләре яңа илкүләм проектларның төп юнәлешләре турында мәгълүмат бирделәр. Илдә сыйфатлы үзгәрешләр өчен яңа илкүләм проектлар ача торган чараларга һәм мөмкинлекләргә аерым игътибар бирелде. Катнашучылар шулай ук 2025-2030 елларга яңа илкүләм проектлар һәм аларны гамәлгә ашыру турында яктырту аспектлары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы 2024 елда да илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча мәгълүмати ярдәм һәм мәгълүмати сәбәпләр саны буенча лидерларның берсе дип аталды.