Мидхәт Шаһиәхмәтов республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышын үткәрде

2024 елның 12 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча Оператив штабның эш төркеме утырышын уздырды 

Эш төркеме утырышы кысаларында максатчан күрсәткечләрнең үтәлеше, ярдәм чараларында һәм инструментларда катнашу, шулай ук 3 юнәлеш буенча алдагы бурычлар турында фикер алыштылар:

- Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, шул исәптән "Демография", "Цифрлы икътисад", "Мәгариф", "Сәламәтлек саклау" һ.б.;

- ТР кече һәм урта эшкуарлык экспортын үстерү;

- Татарстан Республикасында интернет-сәүдәне үстерү. 

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, максатчан күрсәткечләргә һәм илкүләм проектларның төбәк компонентлары нәтиҗәләренә ирешүне тәэмин итәргә кирәк. 

Моннан тыш, министр тарафыннан 2025 елдан башлап гамәлгә ашырыла башлаячак яңа илкүләм проектлар буенча эш алып бару бурычы да куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International