2024 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе М.А.Топилин, Үзәк Банкның Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлекчәсе идарәчесе М.Д.Шәрифуллин катнашында «Татарстан Республикасы Үзәк Банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Россия Федерациясенең аерым субъектларында партнерлык финанслары буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында махсус җайга салуны билгеләү буенча эксперимент уздыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 417-ФЗ номерлы федераль законга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә федераль законга операцияләрнең (килешүләрнең) яңа төрләрен кертү һәм партнерлык финанслары буенча базар инфраструктурасын алга таба үстерү мәсьәләләре каралды.