Бүген Түбән Кама районында "Өлкәннәр ункөнлеге" кысаларында икътисад министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Максим Кондаков Бөек Ватан сугышы ветеранын 100 яшьлек юбилее белән котлады.

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

2024 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы Түбән Кама районы Колмакчы авылындагы Колмакчы мәдәният йортының актлар залында хөрмәтле Камалов Мирсәяф Миргаяз улының 100 еллык юбилеен бәйрәм итү тантанасы узды.

Мирсәяф Миргаяз улы – Бөек Ватан сугышында катнашып, 1942-1947 елларда Ерак Көнчыгыш фронтында яр буе флотының артиллерия дивизиясендә сугышкан. «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Хезмәт Кызыл Байрагы мактаулы ордены» медальләре белән бүләкләнгән.

Бәйрәмдә ТР икътисад министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы
- Максим Кондаков катнашты, ул ветеранны шушы истәлекле көн белән котлады. 

«Чын күңелдән котлауларны кабул итегез, чөнки бүгенге көн шатлык белән генә түгел, ә республикабыз һәм илебез өчен башкарган барлык эшләрегез өчен дә тирән хөрмәт һәм рәхмәт белән тулы..» - дип котлый башлады М.А.Кондаков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International