2024 елның 8 октябрендә видеоконференцэлемтә форматында «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе утырышы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Көн тәртибенең төп темасы – кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме. Утырышта каралган мәсьәләләр:
- «Минем бизнес» үзәкләренең, экспортка ярдәм үзәкләренең, дәүләт микрофинанс һәм гарантия оешмаларының максатчан күрсәткечләре турында.
- «АУСН» махсус салым режимы буенча экспериментны киңәйтү турында,
- социаль бизнеска ярдәм итү һәм МХО катнашучыларны эшкуарлыкка җәлеп итү турында.
Сәнәгать паркларын үстерү кысаларында бизнесның җитештерү һәм инновацион өлкәләрен үстерү турында аерым фикер алыштылар.