ТР Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов план органнары һәм Министрлык ветераннарына җылы теләкләр белән мөрәҗәгать итте

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Хөрмәтле ветераннар!

Сез - безнең нигезебез, тарихыбыз һәм зирәклегебез. Сез - гаилә гореф-гадәтләрен саклаучылар, һәм бүген, игелек һәм хөрмәт көнендә, сезгә үз рәхмәтемне белдерәсем килә!

Сезнең эшкә керткән тугрылык, бай тәҗрибәгез һәм зирәклегегез - планлы хезмәтләр һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үсешенә кыйммәтле өлеш кертүегез булып тора. Сез безнең уртак тарихыбызга якты сәхифәләр өстәгән буын, нәкъ менә сезнең тарафтан республикабыз икътисадын алга таба үстерү өчен куәтле нигез салынды. Сезнең югары профессионализм, үз эшегезгә конструктив һәм җаваплы каравыгыз аркасында без икътисадый потенциал үсеше дәрәҗәсе буенча илдә алдынгы позицияләрдә торабыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч күк йөзе, шатлык, бәхет һәм гаиләгезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим. Сезнең һәр көнегез игелек, зирәклек һәм мәхәббәт көне булсын!

Хөрмәт белән, Шаһиәхмәтов Мидхәт Рәфкать улы - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International