Татарстанда декретта һәм балигъ булмаган балалары булган аналар 100 мең сумга кадәр грант ярдәме алырга мөмкин

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

«Эшкуар әни» программасы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Программа декрет ялындагы яки балигъ булмаган балалары булган, үз эшен башларга ниятләгән яки инде бер елдан да артык булмаган срокка эшкуарлык эшчәнлеге алып барган хатын-кызларга юнәлдерелгән.

Бу үз бизнесын башларга ниятләгән хатын-кызлар өчен уникаль федераль программа. Ул экспертлар һәм менторлар белән белем бирү интенсивын тәшкил итә. Катнашучылар гамәлдәге бизнесны анализлаячаклар яки яңа бизнес-идеяләрнең яшәү сәләтен диагностикалаячаклар, шәхси компетенцияләрен тикшерәчәкләр, нәтиҗәле команда формалаштыру ысуллары турында беләчәкләр, конкурентлы мохитне анализлау методикасы, максатчан аудиторияне тикшерүнең заманча алымнары белән танышачаклар һәм башка эшкуарлык күнекмәләрен һәм компетенцияләрен алачаклар.  

Программа инде 10 елдан артык гамәлгә ашырыла һәм быел төбәк этаплары илебезнең 70 төбәгендә узачак. Татарстанда интенсив августта узачак. Уку нәтиҗәсе төбәк этабы кысаларында проектларны йомгаклап яклау һәм җиңүчене билгеләү булачак, ул 100 мең сум күләмендә грант алачак. 

«Кече һшм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә чарада катнашу бушлай. 

Исегезгә төшерәбез, «Эшкуар әни» программасына РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова кураторлык итә.

Программада катнашу өчен  мамапредприниматель.рф сайтында теркәлү кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International