«Минем бизнес», «Сколково» үзәге ( ВЭБ.РФ төркеме) һәм Сколково ачык университеты уртак программасы Казанда 2-5 сентябрьдә «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк мәйданчыгында узачак.
«SkLab» технологик стартаплар идеяләрен генерацияләү программасы катнашучыларга яңа проект өчен перспектив идея формалаштырырга һәм эшләргә, шулай ук экспертлар тарафыннан бу идеяне бәяләү һәм аны эшләп бетерү буенча рекомендация алырга мөмкинлек бирәчәк. Барлык катнашучыларга «Сколково» экспертларыннан уникаль материалларга керү мөмкинлеге биреләчәк.
Программага җыю МСП.РФ. цифрлы платформасында башкарыла.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында бизнеска һәм үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы ярдәм институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.