Татарстан эшкуарларына автоматлаштырылган салым режимына күчү мөмкинлеге турында искә төшерделәр

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасының төп өстенлеге шунда ки, салым түләүчеләр декларация бирүдән азат ителгән. Салым салым органнары тарафыннан кулланыла торган контроль-касса техникасыннан, банк мәгълүматларыннан һәм салым түләүче шәхси кабинетка кертә торган керемнәр турында белешмәләрдән алынган мәгълүматлар буенча исәпләнә. 

Режимнан файдаланучы салым түләүчеләр иминият кертемнәрен түләми, аларның үз хезмәткәрләре өчен иминият кертемнәре буенча исәп-хисап бирү бурычы юк. 

Махсус салым режимын экспериментта катнашучы регионнар территориясендә теркәлгән, аны хезмәткәрләренең саны 5 кешедән артмаган һәм еллык кереме 60 млн.сумнан артмаган оешмалар һәм шәхси эшкуарлар куллана ала.

Исегезгә төшерик, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International