Татарстаннан үзмәшгульләрне маркетплейска бушлай чыгаралар

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы үзмәшгульләре «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында маркетплейска чыгу буенча бушлай хезмәт күрсәтүгә гариза бирә алалар. Сайлап алу өчен Россиянең иң зур биш мәйданчыгы тәкъдим ителгән. Хезмәттән республиканың 80нән артык үзмәшгуле файдаланган инде. 

Үзмәшгульләргә ярдәмне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы күрсәтә. Программа шартлары буенча, һөнәри керемгә салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты яки алар сайлаган маркетплейста элек теркәлгән шәхси кабинетында сатулары булырга тиеш түгел. 

Хезмәт үз эченә беренчел консультацияне, шәхси кабинет булдыруны һәм оптималь сәүдә мәйданчыгы һәм логистик схеманы сайлау өчен үзмәшгуль продукциясен анализлауны ала. Шулай ук сатучы фотоконтент һәм товарларның текст тасвирламасын әзерләү, товар карточкаларын йөкләү һәм модерацияләү, склад калдыкларын көйләү һәм алар белән идарә итүдә дә ярдәм күрсәтеләчәк. 

Хезмәттән файдалану өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында бирергә мөмкин.

Бүген Татарстанда 330 меңнән артык үзмәшгуль гражданин исәпләнә. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында төбәк башлангыч эшкуарларга актив ярдәм итә, программалар комплексын тормышка ашыра – бу ташламалы микрозаймнар, күргәзмәләрдә катнашу, продукцияне маркетплейсларда, социаль челтәрләрдә алга этәрү, проектларны үстерү һәм масштаблаштыру буенча укыту программалары һәм башка чаралар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында үзмәшгульләргә ярдәм Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында төбәкнең Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International