Мидхәт Шаһиәхмәтов «Ел эшкуары. Алтын йөзлек - 2024» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бүген «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Казандагы Эшкуар йортында «Минем бизнес» үзәге мәйданчыгында «Ел эшкуары. Алтын йөзлек - 2024»  конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.  

Чараны ачып, Мидхәт Шаһиәхмәтов «Алтын йөз» премиясенең ил үсешендә эшкуарлыкның аерым ролен тагын бер тапкыр билгеләп үтү өчен яхшы мөмкинлек булуы турында ассызыклады.

«Агымдагы икътисадый вәзгыятькә карамастан, Татарстанда эшкуарлар саны арта, бүгенге көндә республикада 177 меңләп кече һәм урта бизнес субъекты һәм 334 меңнән артык үзмәшгуль гражданин эшчәнлек алып бара, анда республиканың мәшгуль халкының 40% эшли», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Аннары Мидхәт Шаһиәхмәтов «җитештерү», «предприятие-экспортер», «IT проектлар һәм чишелешләр», «Төзелеш», «Импортны алмаштыру», «Авыл хуҗалыгы», «Хезмәт күрсәтү өлкәсе», «Үзмәшгуль», «Башлангыч эшкуар», «Халык тануы» номинацияләре буенча конкурсның 10 җиңүчесен бүләкләде. Алар – «ЧелныЛазер», «Эрвольт», «KibeRone программалаштыру буенча беренче халыкара кибермәктәп», «Инновацион полимер технологияләре», «Сабатехмаш», «Колос» агрофирмасы, «Спасский Оптторг» кулланучылар җәмгыяте, «Амбиент компаниясе», үзмәшгуль Гөлнара Якупова, «Халык тануы» номинациясендә Татьяна Аладьева.

Әйтик, «Башлангыч эшкуар» номинациясендә Баулыдан «Амбиент» компаниясе җиңде, ул импорт аналогларыннан калышмый торган йорт өчен көнкүреш товарлары җитештерү белән шөгыльләнә. 2023 елда фирма пластмассадан эшләнмәләр җитештерү өчен югары технологияле җиһазлар эшли башлый, җитештерелгән продукциянең сыйфатын һәм күләмен арттыру өчен роботлар урнаштыра. 

«Импортны алмаштыру» номинациясендә диплом белән Саба районыннан «Сабатехмаш» бүләкләнде – компания авыл хуҗалыгы техникасы һәм комплектлау материаллары җитештерә һәм ремонтлый, импорт эшләнмәләренә Ватан альтенативаларын эшли. Елдан-ел сатыла торган товар күләмен арттыра.

Зеленодольскиның «Эрвольт» компаниясе «Предприятие - экспортер» номинациясендә бүләкләнде. Киң спектрлы кораллар, җиһазлар һәм көчәнеш астында эшләү өчен саклану чаралары җитештерү белән шөгыльләнә. Предприятие үз продукциясен үзе эшли, чыгара һәм сынап карый. Компания электр автомобильләрен зарядлау өчен разъемнар җитештерә башлаган. Хәзерге вакытта Россиядә электр транспортын зарядлау өчен коннекторлы заряд кабельләре җитештерүче бердәнбер предприятие булып тора. Россия, БДБ территориясендә товарларны уңышлы сата. 

Чаллыдан «Челны-Лазер» «Җитештерү» номинациясендә җиңүче булды, компания металл конструкцияләр һәм әйберләр проектлый һәм чыгара, металл эшкәртү, лазер белән кисү һәм металл бөгү буенча хезмәтләр күрсәтә. 

Эшкуар Маргарита Ишалинага KiberOne кибермәктәбен үстергән өчен «ИТ-проектлар һәм чишелешләр» номинациясендә диплом тапшырдылар. 

«Төзелеш» номинациясендә Чаллыдан «Инполимертех» компаниясе җиңде. Фирма Россия җитештергән мастика, эмаль, грунтовка һәм лак кулланып төзелеш-монтаж эшләре үткәрә. Компания белгечләре Россиянең 17 шәһәрендә гидроизоляцион түбә япмасы буенча эшләр башкаралар. 

Республика конкурсына барлыгы 388 гариза килгән, шулардан 100 иң яхшы эшкуарны эксперт һәм халык тарафыннан тавыш бирү юлы белән билгеләгәннәр.

Икътисад министры конкурс җиңүчеләренә алга таба үсеш, проектларны һәм идеяләрне уңышлы тормышка ашыруларын теләде.

Конкурс «Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК КО «Минем бизнес» үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан уздырыла.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектының максаты – аның үсешенең барлык этапларында: старт идеясеннән башлап, аны киңәйтү һәм экспортка чыгаруга кадәр бизнеска ярдәм итү.  Илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International