Россиядә партнерлык финанслары темасын, федерациянең дүрт субъектында эксперимент нәтиҗәсендә алынган тәҗрибәне һәм беренче бәяләмәләрне 17 майда әлеге актуаль мәсьәләгә багышланган панель сессиясендә тикшерделәр. Панель сессиясе «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Сессиядә финанс министры урынбасары Иван Чебесков, Федерация Советының Бюджет һәм финанс базарлары комитеты рәисе урынбасары Мухарбий Ульбашев, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Үзәк банкы каршындагы Югары шәригать идарәсе җитәкчесе Саад Баккали, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Думасы депутатлары Максим Топилин, Анатолий Аксаков һәм Айрат Фәррахов катнашты. Шулай ук сессиядә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан экспериментның төбәктә ничек узуы һәм Россиядә партнерлык финансларын үстерү өчен тагын нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер белән уртаклашу турында сорады.
Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә, Үзәк банкка, Россия Финанс министрлыгына һәм депутатлар корпусына – партнерлык финанслары мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләргә рәхмәт белдерде.
«Без моңа күптән һәм системалы рәвештә бардык, – диде ул. – Эксперимент – дүрт сынау төбәге, эш һәр җирдә бара, һәм без бүген партнерлык финансларына кызыксыну барлыгын күрәбез. «Юл картасы» тулысынча эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла, Партнерлык финансларына багышланган бердәм интернет-портал булдырылды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Россия Банкының партнерлык финанслары өлкәсендәге реестрында 23 оешма бар.
«Бу, нигездә, Татарстан оешмалары, – дип төгәлләде ул. – Әмма бу начар түгел, чөнки соңыннан төбәк базасында белгечләрне укыту эшен оештырырга мөмкин булачак».
Моннан тыш, тагын 5 оешманы әлеге реестрга кертү планлаштырыла.
«Иң мөһиме – уңай нәтиҗәләр бар, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Эксперимент башланганнан бирле 1300гә якын килешү төзелгән. Шулай ук яңа партнер финанс продуктлары барлыкка килде – проект финанслары, кече бизнес субъектларын ташламалы финанслау, лизинг компанияләре эшчәнлеген финанслау һәм башкалар».
Шулай ук республикада халыктан һәм бизнестан акча җәлеп итү өчен хәләл инвестиция продуктларын үстерү буенча да эш бара.
«Бүген мин әйтергә тиеш берничә сорау бар, – диде Татарстан Рәисе. – Экспериментның төп максатларының берсе – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән Россия проектларына чит ил инвестицияләрен җәлеп итү механизмын булдыру. Моның өчен без Сбербанк белән берлектә Татарстанда берничә сынау проектын билгеләдек. Апрель ахырында чит ил партнеры белән партнерлык принциплары буенча инвестиция килешүе төзелде – ягъни мондый прецедент инде бар. Киләсе этап – оешкан капитал базарын формалаштыру».
«Федераль коллегаларыма мөрәҗәгать итәсем килә, бизнеска – хәләл финанс инструментларын сынау рәвешендә чыгару мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итәсем килә. Безнең республикада облигацияләр чыгару тәҗрибәсе бар, һәм без аларны уртаклашырга әзер».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук, ислам финанслары темасы Татарстан делегацияләренең төрле илләргә эш сәфәрләре барышында төп темаларның берсе булып тора, дип тә хәбәр итте. «Без кая гына барсак та, бу сорауны һәркайда күтәрәбез. Иранга баруларыбыз нәтиҗә бирде. Татарстанда «Мирас» – Иран Мелли Банкының бүлендек компаниясе эшли. Бу экспериментның беренче чит ил катнашучысы».
Рөстәм Миңнеханов шуны да әйтте: чит ил партнерларын җәлеп итү өчен региональ дәрәҗә генә җитми, җитди федераль ярдәм кирәк.
«Партнерлык финанслары базарын алга таба үстерү һәм экспериментка яңа катнашучыларны җәлеп итү өчен федераль дәрәҗәдә кайбер мәсьәләләрне хәл итү кирәк», - дип төгәлләде ул. Әйтик, Рөстәм Миңнеханов экспериментта катнашучыларга ана капиталыннан файдалану мөмкинлеге бирергә; партнерлык финансларын бирү шартларын традицион ипотека һәм кредитлау шартлары белән тигезләргә тәкъдим итте.
«Бу аеруча дини гаиләләрнең, нигездә, күп балалы булулары яктылыгында актуаль, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Нигә әле аларга бу финанслау коралларын бирмәскә, ди».
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов партнерлык финанслары продуктлары буенча стандартлар эшләү өчен федераль дәрәҗәдә бердәм экспертиза үзәге булдырырга тәкъдим итә;
Хәзер үк партнерлык финанслары мәсьәләләре буенча кадрлар әзерләү белән шөгыльләнү мөһим, чөнки белгечләрнең җитәрлек булмавы партнерлык финанслары темасын үстерүне кыенлаштыра.
Ул хәбәр иткәнчә, төбәктә кайбер югары уку йортлары (Россия ислам институты, Болгар ислам академиясе) укыту һәм квалификация күтәрү оештырган, әмма эксперимент башланганнан бирле анда 100гә якын кеше укыган, квалификация күтәргән – барлыгы өч йөздән артык. Бу бик аз, дип саный Рөстәм Миңнеханов, хәтта безнең республика өчен дә бу бик күп түгел. «Эшнең нигезе – грамоталы белгечләр», – диде ул һәм Россия Фән һәм югары белем министрлыгыннан югары уку йортлары адресына партнерлык (ислам) финанслары буенча дисциплиналарны белем бирү программаларына кертү турында тәкъдимнәр җибәрергә тәкъдим итте.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча.