Бүген Эшкуар йортында ТР Икътисад министрлыгының Инновацияләргә ярдәм итү фондыннан «Студентлар стартапы» конкурсының өченче чиратында җиңүчеләр белән очрашу узды. Татарстаннан 242 проект җиңүче булды. Үзләренең фәнни-техник һәм фәнни-технологик тикшеренүләре нигезендә эшләнгән проектлар авторлары 1 млн сумлык грантлар ияләре булдылар. Студентлар алдында сәламләү сүзе белән ТР икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин чыгыш ясады.
Икътисад министры урынбасары билгеләп үткәнчә, быел Татарстан «Студентлар стартапы» конкурсына гаризалар саны буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургны узып, беренче урынны алды. Республикада конкурска грант өчен көрәшергә һәм эшкуар булырга теләгән 1,5 меңгә якын студент килгән. Ул ел саен технологик юнәлешләр буенча – медицинадан ясалма интеллектка кадәр – эшкуарлык ярдәменең яңа формалары барлыкка килүе турында да өстәде.
«Хәзер конкурсантлар үзләренең шәхси предприятиеләрен ачалар, теркәләләр, бизнес-планнар әзерлиләр. Агымдагы елның дүртенче кварталында бу процесс тәмамланачак һәм алар түләүсез ярдәм формасыннан файдалана алачак, акчалар этаплап бүлеп бирелә», – дип билгеләп үтте Юлай Миңнуллин.
«Студентлар стартапы» конкурсының өченче чиратында җиңүчеләр өчен эшлекле очрашу «Минем бизнес» үзәгендә узды. Яшь эшкуарларга стартапларны үстерү, Инновацияләргә ярдәм итү фондына хисап әзерләү һәм тапшыру, үз проектларына өстәмә финансларны ничек җәлеп итү турында сөйләделәр.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында узган ел Татарстанның «Минем бизнес» үзәге базасында Инновацияләргә ярдәм фондының төбәк вәкиллеге ачылды.