Региональ Экспортка ярдәм итү үзәге «Тышкы базарларга чыгымнарны ничек киметергә» дигән темага вебинар үткәрәчәк.
Вебинар кысаларында республикада гамәлгә ашырыла торган экспортка юнәлдерелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары яктыртылачак.
Эшкуарлар өчен мөмкин булган чараларның күбесе бушлай – халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру, чит ил контрагентын эзләү, экспорт контрактын озату, халыкара маркетплейсларда урнаштыру, укыту, бер өлеше финанслау шартларында тормышка ашырыла – ЦПЭ халыкара сертификацияләүгә, маркетинг тикшеренүләре үткәрүгә, продукцияне экспортка китерүгә һ.б. чыгымнарның 80% кадәр финанслый.
Шулай ук «Россия экспорт үзәге» АҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган продуктлар турында җентекле мәгълүмат биреләчәк: кыска вакытлы дебиторлык бурычын иминиятләштерү, кече һәм урта эшкуарлык сегменты экспортерлары өчен түләүне кичектерүне иминиятләштерү, эре булмаган экспортерлар өчен салым органнары файдасына гарантия һәм «Экспортка акча» кредит продукты.
Вебинар 2023 елның 13 июлендә 10:00 сәгатьтә узачак. Zoom конференциясенә әлеге сылтама буенча тоташырга мөмкин: https://us06web.zoom.us/j/8432229060?pwd=SnFWWVp3ZUFKTUYxUFh4aFV3QnpqQT09.
Чарага теркәлү 2023 елның 13 июленә кадәр МСП.РФ платформасы аша уза (Юл: - «Региональ ярдәм чаралары» - «Ярдәм алырга» - төбәкне һәм үз бизнесыгызны күрсәтергә - «Барысы өчен» - «Күрсәтергә» - «Экспортерлар өчен вебинарларда катнашуга язылу»).
Гамәлдәге ярдәм чаралары турында консультация сорап экспортерлар «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны аша мөрәҗәгать итә ала: 8 (843) 524-90-90.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында илебез җитештерүчеләренә ярдәм «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.