2023 елның 20 – 22 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week – 2023 Халыкара форумы узачак. Катнашучыларның аудиториясен киңәйтү максатыннан форумны «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә көндезге һәм онлайн форматта уздыру планлаштырыла.
Kazan Digital Week максаты – фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау, халыкара хезмәттәшлектә Россия Федерациясе лидерлыгының нигезе буларак технологик суверенитетны һәм мәгълүматлар суверенитетын тәэмин итү.
Kazan Digital Week – 2023 нең тематик юнәлешләре:
- Интеллектуаль транспорт системалары;
Дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр;
– Цифрлы индустрия 4.0;
– Мәгарифтә цифрлы технологияләр;
– Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;
– Яңа вакыт киберкуркынычсызлыгы;
– Финанс технологияләре экосистемасы;
– Бизнеска кушылган инновацияләр;
– Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;
Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр.
Форумда катнашу өчен цифрлы технологияләр, программа белән тәэмин итү, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар чакырыла.
Форумның төрле чараларында катнашу шартлары, фәнни мәкаләләр һәм презентацияләр бастыру турында мәгълүмат, теркәлү алгоритмы, шулай ук материалларның тулы архивы kazandigitalweek.com сайтында тәкъдим ителгән. Чара турында видеороликнысылтама аша кереп карарга мөмкин.
Элемтәгә керү өчен:
Гыйльметдинова Алсу Азат кызы (аралашу теле – рус теле)
тел.: +7 987 215-11-00, +7 927 037-80-61
e-mail: info.ascr@tatar.ru, ascr-rt@yandex.ru