ТР Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Җиңү көне алдыннан тармак ветеранын котладылар

2023 елның 6 мае, шимбә

Министрлык хезмәткәрләре Җиңү көне алдыннан лаеклы ялда булган өлкән хезмәттәшләре белән очраштылар. Алар тармак ветераны Рауза Шәрәфетдинованы Бөек Җиңү көне белән котладылар.

ТР Икътисад министрлыгы җитәкчелеге һәм коллективы исеменнән министрлыкның эшләр идарәчесе Рәис Шәрәфетдинов Рауза Әкрам кызына икътисад өлкәсендәге риясыз хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Рауза Шәрәфетдинова икътисадчыдан алып Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать Министрлыгының Икътисад һәм сәнәгать комитеты рәисе урынбасарына кадәр һөнәри юл үтте. Күп кенә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләренә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International