Татарстан эшкуарлары планлы тикшерүләр һәм контроль органнарының башка чаралары турында мәгълүмат белә ала

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы эшкуарлары РФ Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында «Контроль һәм күзәтчелек» махсус бүлегендә контроль органнарының планлаштырылган һәм агымдагы тикшерүләре һәм профилактик чаралары турында белергә мөмкинлек алдылар.

Республиканың Россия Икътисади үсеш Министрлыгының юридик затның цифрлы профилен булдыру буенча пилот проектында катнашуы кысаларында РФ Дәүләт хезмәтләре порталында контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестрыннан юридик затның шәхси кабинетына мәгълүмат йөкләү апробациясе үткәрелде, шуның ярдәмендә эшкуар булачак тикшерүләр, гамәлгә ашырыла торган эшчәнлеккә карата профилактика чаралары турында мәгълүмат ала ала.

Эшкуар тикшерүләр һәм профилактика чаралары турында мәгълүмат белән РФ Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинеты аша «Контроль һәм күзәтчелек» бүлегендә таныша ала.

Шулай ук тикшерүләр һәм профилактика чаралары белән Татарстан Республикасы эшкуарлары өчен контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервисларның бушлай цифрлы платформасында https://provbiz.ru танышырга мөмкин.  

Исегезгә төшерәбез: Портал бизнеска контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендәге законнарның гамәлдәге таләпләре турында хәбәр итә, анда 1 300 гә якын типик хокук бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары, 40 төр контроль буенча интерактив чек-листлар (эшкуарлар үз-үзләрен тикшерү өчен) бар. Шулай ук Порталда тикшерү барышында барлыкка килгән тормыш ситуацияләре буенча 1 300 дән артык сорау-җавап җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International