Татарстанда маркетплейска чыкканда республика бизнесына ярдәм күрсәтүгә гаризалар кабул итү башланды. Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә бушлай хезмәт күрсәтелә.
Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы маркетплейсларда җирле җитештерүчеләрнең товарларын таныту буенча гаризалар кабул итә.
Татарстан Республикасы эшкуарлары түбәндәге бушлай хезмәтләрдән файдалана ала:
Ярдәм алу өчен, КУЭ.Рф ның Цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә, аннан соң «Маркетплейсларда товарларны урнаштыруны тәэмин итү» хезмәтен сайларга кирәк.
Исегезгә төшерәбез: «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге кече бизнеска һәм үзмәшгульләргә 2020 елдан башлап Россия электрон мәйданчыкларында аларның продукциясен урнаштыруда ярдәм күрсәтә.
Хезмәт турында тулырак мәгълүматны ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды «Минем бизнес» үзәгенең «кайнар линия» телефоны 8 (843) 524-90-90 аша , Фонд сайтында – www.fpprt.ru һәм КУЭ.РФ ның Цифрлы платформасында, шулай ук шәхсән Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 адресы буенча бизнес өчен КФҮдә алырга мөмкин.