Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» төбәк бәйгесе старт алды. Бәйге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан үткәрелә.
Ел саен республика экспортерлары өчен бәйге Татарстан Республикасы эшкуарларының тышкы икътисадый эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү, эшкуарларга илебез продукциясенең һәм хезмәтләренең иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим итү мөмкинлеген булдыру кысаларында үткәрелә.
Бәйгедә катнашу өчен 2022 елда экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашырган Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән эшкуарлар чакырыла. Бәйге җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләү тантанасында кыйммәтле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк, ул турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 7 төп номинация буенча http://exportergoda-rt.ru/ сайтында кабул ителә:
• Сәнәгать өлкәсендә иң яхшы экспортер;
• Хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң яхшы экспортер;
* Агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң яхшы экспортер;
• Югары технологияләр өлкәсендә иң яхшы экспортер;
• Иң яхшы хатын-кыз экспортер;
• Иң яхшы яшь эшкуар-экспортер;
• Елның ачышы.
«Татарстан Республикасы эшкуарларын – тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучыларны бәйгедә катнашырга, кече һәм урта бизнес арасында экспорт эшчәнлеге лидеры булырга чакырабыз. «Ел экспортеры 2022» – республика товар җитештерүчеләренең тышкы икътисади эшчәнлеге буенча иң яхшы тәҗрибәсен һәм практикасынтаныту өчен мәйданчык», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм Фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борханова.
Бәйгедә Татарстан Республикасы эшкуарлары – компанияләре тотрыклы үсеш темпларын күрсәтә, аларның товарлары ил эчендә һәм чит илләрдә кулланучылар тарафыннан югары бәяләнә торган кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша ала.
Бәйгедә катнашу өчен документлар http://exportergoda-rt.ru/ сайтында 2023 елның 24 апреленә кадәр кабул ителә.
Бәйгедә катнашу өчен ничек гариза бирергә икәнлеген экспортерлар +7 (843) 222-90-60 (доб. 279) телефоны аша Экспортка ярдәм итү үзәгенең эшкуарлар белән эшләү бүлеге әйдәп баручы белгече Наталья Ширеевадан белергә мөмкин.