Татарстанда республика бизнесы турында фильм премьерасы булачак

2023 елның 14 апреле, җомга

Татарстан бизнесы вәкилләре өчен 2023 елның 19 апрелендә «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән Иннополиста «Яңа руслар.Төбәкләрдә Бизнес» сериалының яңа сезонының беренче сериясенең бушлай премьерасы узачак.

Беренче серия Татарстанның эшлекле тормышына багышлана. Республикада бизнес турында серия хөкүмәтнең нинди инициативалары хисабына Казанның Россиянең икътисади яктан иң алга киткән өч шәһәре исемлегенә керүе, инновацияләр, IT һәм бизнес үзәгенә әверелүе һәм җирле эшкуарның үз эшен үстерү өчен нинди ташламаларга ия булуы, иң әһәмиятлесе – ни өчен Казаннан һәм Татарстаннан китәсе килмәү турында сөйләячәк.

Чара 19 апрельдә 17.30 да узачак. Иннополис, Парк урамы, 1, «Art Space»

МӨҺИМ! 

Теркәлү өчен күрсәтмәләрне үтәргә кирәк: 

  • КУЭ.РФ ның Цифрлы платформасына https://мсп.рф/керергә
  • «Сервислар» салынмасына басарга
  • «Төбәк ярдәм чаралары» салынмасына күчәргә
  • Алга таба «Ярдәм алу» төймәсенә басарга
  • «Минем бизнес» үзәге үткәрә торган уку чараларына язылу» хезмәтен сайларга
  • +«ТР да эшкуарлык турында фильм премьерасы – 19.04.2023 17.00 сәгатьтә, Иннополис шәһәре, Парк урамы.Көндезге».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International