Көнкүреш техникасы өчен эшләнмәләр һәм комплектлау материаллары җитештерү буенча яңа инвестиция проекты Яр Чаллыда алгарышлы үсеш территориясе резиденты булды. Тиешле карар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә республика алгарышлы үсеш территориясендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышында хупланды.
«КВЕТТОР» металл эшләнмәләр заводы ҖЧҖ компаниясе проектының гомуми бәясе 30 млн сум тәшкил итәчәк, ә аны гамәлгә ашыру Чаллыда өстәмә рәвештә 20 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Продукциянең төп кулланучысы булып «Хайер Индастри РУС» заводы тора, шулай ук POZIS һәм Midea белән хезмәттәшлек турында сөйләшүләр алып барыла.
Шулай ук утырышта Чаллыда «КМД НЧ» ҖЧҖ алгарышлы үсеш территориясе резидентының йөк автомобильләренә запас частьләр җитештерү проектына үзгәрешләр кертү каралды. Үзгәрешләр эш урыннарын 30 берәмлеккә арттыруга һәм проектның бәясен арттыруга кагылган.
Шулай ук «Зеленодольск» алгарышлы үсеш территориясе резидентының киңәйтелгән исемлектәге электр җиһазлары җитештерү проектына үзгәрешләр – телекоммуникация шкафлары, постаматлар; даими ток белән туклану җайланмалары урнаштыру; яктырту таянычлары; электр белән тәэмин итү җайланмалары; өзлексез туклану системалары һәм башка җиһазлар каралды. «ПК ЭНМИ» ҖЧҖ планлаштырылган эш урыннары санын 99 дан 157 берәмлеккә кадәр арттырган.