Конкурсның максаты – илнең һәр төбәгендә перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү. Конкурс АСИ һәм Росконгресс Фонды оештырган «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы кысаларында үткәрелә.
Агымдагы елның февралендә Агентлыкның Күзәтү советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин перспективалы Ватан брендларын сайлап алу һәм таныту системасын төзергә чакырды. Дәүләт башлыгы ул вакытта моның Россия компанияләренә продукция җитештерү һәм сату күләмен арттырырга, шулай ук федераль дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итәчәклеген билгеләп үтте.
Президент йөкләмәләре исемлегендә Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтү советы утырышы нәтиҗәләре буенча «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы кысаларында ел саен ватаныбызның иң яхшы яңа брендлары конкурсын үткәрүне, шулай ук аның җиңүчеләрен бүләкләүне тәэмин итү бар.
«Без барыбыз да сыйфатлы товарның танылуы җитәрлек булмаганлыктан кулланучыга барып җитә алмавы мисалларын беләбез. Һәм киресенчә: матур төргәк еш кына, йомшак кына әйткәндә, бик үк файдалы булмаган товарларга киштәгә эләгергә ярдәм итә. Шуңа күрә дә брендның мөһимлеген түбән бәяләргә кирәкми. Ә хәзер базарда буш урыннар барлыкка килгән чорда, безнең Ватан брендларына ярдәм итү аеруча мөһим», – дип белдерде АСИ операцион блогының махсус проектлар директоры Михаил Хомич.
Конкурста катнашу өчен гаризалар идея.росконгресс. рф крауд-платформасында биш номинация буенча кабул ителә:
Конкурста эшкуарлар – компанияләре тотрыклы үсеш темпларын һәм җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәтә, шулай ук товарлары кулланучылар тарафыннан югары бәяләнә торган кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша ала:
Жюри һәр субъекттан биш җиңүче брендны билгеләячәк. Моннан тыш, конкурсның биш федераль җиңүчесе сайланачак, алар илнең югары җитәкчелеге быел июнь аенда форумның көндезге чарасында билгеләнәчәк. Шулай ук жюри брендларга ярдәм итү чараларының иң яхшы җыелмалары булган төбәкләрне билгеләп үтәчәк.
Җиңүче брендлар үз товарларын маркетплейсларда һәм сәүдә челтәрләрендә, телевидениедә һәм яңа медиада таныта алачак, шулай ук конкурс партнерларыннан ярдәм һәм таныту ала алачак. Алар арасында Росконгресс фонды, Wildberries, OZON, «Диалог» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, ФЦК, «Россия почтасы», Роскачество, АНО «Милли өстенлекләр» автоном коммерцияле булмаган оешмасы һәм башкалар бар.