Дүрт ел эчендә – 2019 елдан 2022 елга кадәр – Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә икътисад һәм социаль өлкәләрнең төрле юнәлешләрендә зур нәтиҗәләргә ирешелде. ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, дүрт ел эчендә республикада «Демография» илкүләм проекты буенча 11 мең 990 урынга исәпләнгән 58 балалар бакчасы ачылган, ә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 265 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән.
«Татарстан Республикасы 2019 елдан илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнаша, бу татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирде. Бу ярдәм нигезендә без заманча мәктәпләр, югары технологияле хастаханәләр, куркынычсыз юллар төзибез. Шулай ук халыкка һәм бизнеска адреслы ярдәм күрсәтелә. Агымдагы елда бу эш дәвам итә: 49 төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында 29,5 млрд сум акча бүлеп бирергә планлаштырыла», – дип билгеләп үтте ТР икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина.
«Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Татарстанда 880 км юл ремонтланган, дип исәпләделәр ведомствода.
Моннан тыш:
«Мәдәният» илкүләм проекты буенча дүрт ел эчендә 31 мәдәният объекты ремонтланган;
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча 3 ел эчендә ТРның 45 мең эшкуары «Минем бизнес» үзәгенең ярдәм чараларыннан файдаланган;
«Фән һәм университетлар» илкүләм проекты буенча 2022 елда «Иннополис» университетының 1000 урынга исәпләнгән 3 торак корпусы төзелгән;
«Мәгариф» илкүләм проекты буенча ТРда 11 847 укучыга исәпләнгән 10 мәктәп ачылган;
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты буенча 4 ел эчендә ТРның 208 предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» проектында катнашты һәм сакчыл җитештерү инструментларын кертә;
«Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты буенча 4 ел эчендә Татарстанга 12,5 млн турист килгән;
«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты буенча ТР ның 100 % социаль әһәмиятле объектлары «Интернет» челтәренә керү белән тәэмин ителгән.
Моннан тыш, «Экология» илкүләм проекты буенча Татарстанда гомуми мәйданы 15 мең 127 гектарда урман торгызу һәм урман үстерү буенча эшләр башкарылды, ә «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасында 5 мең гектардан артык мелиорацияләнә торган җир файдалануга тапшырылды.
Халыкның сәламәтлегенә дә игътибар бирелә – дүрт ел эчендә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә алты меңнән артык татарстанлы профилактик тикшерү һәм диспансерлаштыру узган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Милли өстенлекләр» автоном коммерцияле булмаган оешмасы «Бу билге нәрсәне аңлата» реклама кампаниясен башлап җибәрде. Анда илкүләм проектлар кысаларында төзелгән реаль объектлар һәм инфраструктура күрсәтелә, ә геройлары – гади кешеләр. Бөтен Россия буенча илкүләм проектларның нәтиҗәсе: дистәләгән мең километр юллар, йөзләгән яңа мәктәпләр, мәдәният йортлары, меңләгән заманча поликлиникалар һәм яслеле балалар бакчалары, яшь галимнәр өчен югары технологияле лабораторияләр, интернет, калдыкларны сортлау өчен инфраструктура, төзекләндерелгән парклар, скверлар, ишегаллары һәм яр буйлары, шулай ук үз биснесларын үстерүче 1,3 миллионнан артык эшкуар.
Исегезгә төшерәбез: илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан ил Президенты Владимир Путинның кушуы буенча гамәлгә ашырыла.