Мидхәт Шаһиәхмәтов республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышын уздырды

2023 елның 7 апреле, җомга

Вице-Премьер – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов төбәк икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы уздырды. Эшче төркем әгъзалары инновацияләрне үстерү, иминият кертемнәрен түләүне кичектереп тору, инвестицион климатны яхшырту буенча чараларны гамәлгә ашыру һәм башка көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. 

РФ Хөкүмәтенең 2023 елның 17 гыйнварындагы 28 номерлы Карары нигезендә, 2022 елның II һәм III кварталлары өчен иминият кертемнәрен түләүне кичектереп тору каралган. Кичектерүдән файдаланырга теләүче предприятиеләргә 28 апрельгә кадәр салым органына гариза бирергә кирәк. Республикада 2022 елның II һәм III кварталлары өчен иминият кертемнәрен түләүне кичектерүдән республиканың 8 меңнән артык салым түләүчесе 26 млрд сумлык файдаланган.

Утырышта катнашучылар шулай ук Республика маркетинг үзәге ресурсларында алып барыла торган эш турында фикер алыштылар. 2023 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча республика предприятиеләре тарафыннан РМҮ мәйданчыгында 35 млрд сумга якын керем алынган. РМҮдә эшне оештыру турында «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры Яков Геллер мәгълүмат җиткерде.

Шулай ук эшче төркем утырышы кысаларында инновацияләрне үстерү, Милли рейтинг күрсәткечләренә ярашлы рәвештә республиканың инвестицион климатын яхшырту буенча муниципаль берәмлекләрдә чараларны гамәлгә ашыру, предприятиеләрне «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга җәлеп итү һәм республика муниципаль берәмлекләренең «Иң яхшы муниципаль тәҗрибә» бәйгесендә катнашу мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International