Татарстан Республикасы Гарантия фонды Россиядә Сбербанкның Казандагы беренче ислам финанслау офисында булды

2023 елның 24 марты, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды Россиядә ислам финанслау принциплары буенча эшли торган Казандагы Сбербанкның беренче офисында эш визиты белән булды. Очрашуның бер мәсьәләсе партнерлык банкингы нормаларына туры килгән уртак гарантияле продукт эшләү булды.

Эшлекле очрашу кысаларында директоры Рөстәм Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Гарантия фонды җитәкчелеге, Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы – «Татарстан Банкы» бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Руслан Әхәтов һәм Саклык банкының ислам финанслау офисы җитәкчесе Искәндәр Хәкимов белән берлектә партнерлык банкингы принципларына туры килә торган уртак гарантияле продукт эшләү мәсьәләләре, шулай ук Татарстанда кече һәм урта бизнесны үстерүгә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез: Сбербанкның ислам финанслау офисы Казанда 2022 елның декабрендә ачылды. Ул ваклап сату һәм корпоратив клиентларга хезмәт күрсәтә. Банк хезмәтләре исемлеге партнерлык финанслау продуктларыннан тора: мудараба (активлар белән ышанычлы идарә итү аналогы), хәләл инвестиция инструментлары, сәүдә финанславы, банк гарантиясе, түләү һәм агымдагы хисаплар, шулай ук исәп-хисап-касса хезмәте һәм башкалар.

Казандагы Ислам офисы – ул шәригатьнең барлык кагыйдәләре буенча оештырылган һәм рәсмиләштерелгән, мөселманнар Россия законнары таләпләренә һәм шәригать нормаларына туры китереала торган Россиядә беренче бүлекчә.

Компанияләр җитәкчелеге шулай ук Татарстан Республикасында булачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисади форумында катнашу турында фикер алышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International