Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бер календарь елына хисап тапшыру өчен сервиска бушлай керү мөмкинлеге бирү буенча бизнестан гаризалар кабул итү ачылды. 2022 елда әлеге хезмәттән республиканың 200 дән артык эшкуары файдаланган.
Хисап бирү өчен сервиска бушлай керү хезмәте түбәндәгеләрне үз эченә ала:
- Теләсә кайсы төбәккә Федераль салым хезмәтенә, Россия пенсия фондына, Социаль иминият фондына, Росстатка, Үзәк банкка роумингсыз онлайн-хисап бирү;
- Хисапларны әзерләү, йөкләү, редакцияләү һәм җибәрү;
- Хисапларны тикшерү, автомат исәпләүләр һәм тутыру буенча белешмәләр;
- Хисапларны тикшерү, редакцияләү һәм 1С тан Федераль салым хезмәтенә, Россия пенсия фондына, Социаль иминият фондына, Росстатка җибәрү модуле;
- Түләү йөкләмәләрен һәм квитанцияләрне автомат тутыру;
- Сату китабы һәм хисап-фактуралар журналы буенча контрагентлар белән чагыштыру;
- Контрольлек итүче органнардан белешмәләр һәм өземтәләр;
- Федераль салым хезмәте таләпләренә җаваплар әзерләү һәм җибәрү;
- СМС һәм email аша хисаплар статусы һәм контрольлек итүче органнардан хәбәрләр турында хәбәрнамәләр;
- Законнар базасы белән белешмә-хокукый сервис;
- Хезмәттә һәм предмет өлкәсендә эшләү буенча тәүлек әйләнәсе ярдәм һәм консультацияләр.
Хезмәткә гаризаларны ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының «Минем бизнес» үзәге кабул итә.
Ярдәм программасында катнашу өчен, КУЭ.Рфның Цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә, «Хисап тапшыру өчен бер елга сервиска бушлай керү мөмкинлеге бирү» хезмәтен сайларга кирәк.
Гаризаны карау нәтиҗәсен эшкуар КУЭ.РФның Цифрлы платформасында шәхси кабинетында күзәтә алачак.
«Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефонына +7 (843) 524-90-90 шалтыратып, хезмәт турында өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.