«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча күрсәтелә торган дәүләт ярдәме Татарстан үзмәшгульләренә өч ел эчендә керемнәрен 18 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирде. Әгәр 2020 елның 1 гыйнварына үзмәшгульләр 4,1 млрд сум акча эшләгән булса, 2023 ел башына исә 75 млрд сум күләмендә керем алган.
Шул ук вакытта махсус салым режимы гамәлдә булган вакытта үзмәшгульләр саны дүрт тапкыр арткан. 2020 елның 1 гыйнварына аларның саны 61 911 кеше тәшкил итсә, агымдагы елның 1 гыйнварына – 234 238. Хәзерге вакытта төбәктә 247 мең кеше үзмәшгуль булып тора.
Исегезгә төшерәбез: 2019 елда Татарстан эксперимент буларак махсус салым режимы – «Һөнәри керемгә салым» эшли башлаган дүрт пилот төбәкнең берсе итеп билгеләнде.
Бүген Татарстанның үзмәшгульләренә дәүләт ярдәменең ташламалы микрозаемнар һәм поручительлекләр кебек финанс чаралары бирелә. Еллык 5,5 % ставкалы 50 меңнән 500 мең сумга кадәр ташламалы финанслау 2 елга кадәр срокка бирелә. Үз залог акчалары булмаган гражданнарга ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды ташламалы поручительлек бирә, аның максималь күләме кредит суммасының 50 % ын тәшкил итә, ә комиссия түләүләре 0,5 % ка кадәр киметелә.
Моннан тыш, республика үзмәшгульләре «Минем бизнес» Үзәгендә мәгълүмати-консультацион ярдәм ала алалар. «Минем салым» кушымтасын куллану һәм алыш-бирешләр буенча чеклар бирү, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән килешүләр төзү белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча да консультация алырга мөмкин. Ел саен Үзәк укыту чаралары, мастер-класслар һәм үзмәшгульләр продукциясе күргәзмәләре үткәрә. Әлеге ярдәм чаралары үзмәшгульләргә онлайн режимда КУЭ.РФның Цифрлы платформасында ачык.
Шулай ук үзмәшгульләр өчен берничә преференция гамәлдә: ирекле нигездә иминият кертемнәрен гамәлгә ашыру һәм хисап алып барудан һәм декларация тутырудан азат итү, чөнки салым органы белән барлык хезмәттәшлек «Минем салым» кушымтасы аша башкарыла.