Илкүләм проект Татарстан эшкуарлары өчен дустанә илләр базарларын ача

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Татарстанда республика экспортерларыннан дустанә илләр һәм РФ территорияләрендә халыкара күргәзмәләрдә катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Экспортерлар өчен «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бушлай катнашу мөмкин.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү Төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында республика бизнесының күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуын тәэмин итәчәк. 

Хезмәт мәйданчык һәм өстәмә җиһазлар арендалауны, стенд төзүне, теркәү кертемнәрен түләүне, күргәзмә үрнәкләрен китерүне һәм экспортерның презентация материалларын чит телгә тәрҗемә итүне үз эченә ала. Күргәзмәдә коллектив стенд составында яки шәхсән катнашырга мөмкин.

Түбәндәге күргәзмәләрдә катнашу өчен гариза бирергә мөмкин:

  • «Yapi TurkeyBuild Istanbul 2023» – Истанбул шәһәрендә (ТӨРКИЯ) 2023 елның 26 апреленнән 2023 елның 29 апреленә кадәр Халыкара төзелеш күргәзмәсе
  • Баку шәһәрендә (ӘЗЕРБАЙҖАН) 2023 елның 31 маеннан 2023 елның 2 июненә кадәр «Каспий Нефте һәм Газы» 28 нче Халыкара күргәзмәсе
  • Мәскәү шәһәрендә (РОССИЯ) 2023 елның 21 августынан 2023 елның 24 августына кадәр «MIMS Automobility Moscow 2023 – запас частьләр, автокомпонентлар, җиһазлар һәм автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү өчен товарлар халыкара күргәзмәсе»
  • Истанбул шәһәрендә (ТӨРКИЯ) 2023 елның 7 сентябреннән 2023 елның 10 сентябренә кадәр «CNR Food Istanbul 2023»
  • Мәскәү шәһәрендә (РОССИЯ) 2023 елның 19 сентябреннән 2023 елның 22 сентябренә кадәр «WorldFood Moscow 2023»
  • Тәһран шәһәрендә (ИРАН, ИСЛАМ РЕСПУБЛИКАСЫ) 2023 елның 3 октябреннән 2023 елның 5 октябренә кадәр «Expo-Russia Iran 2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсе (Тәһран Бизнес-форумы)»
  • Алма-ата шәһәрендә (КАЗАХСТАН) 2023 елның 1 ноябреннән 2023 елның 3 ноябренә кадәр «AgroWorld Kazakhstan 2023»
  • Мәскәү шәһәрендә (РОССИЯ) 2023 елның 20 ноябреннән 2023 елның 24 ноябренә кадәр «Мебель-2023»

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан предприятиеләренә актив ярдәм күрсәтү төбәктә экспорт эшчәнлеген үстерүне стимуллаштыра, товарлар һәм хезмәтләр җитештерүчеләргә тышкы икътисади эшчәнлекне үзләштерергә һәм үз продукциясе белән дустанә илләр базарларына уңышлы чыгарга ярдәм итә.

Урыннар саны чикләнгән.

Бу һәм башка ярдәм чараларына гаризаны* экспортка юнәлдерелгән бизнес онлайн рәвештә РФ. КУЭ ның Цифрлы платформасында бирә ала.

Татарстанда эшләүче экспортерлар өчен ярдәм чаралары турында «Кайнар линия» телефоны аша «Минем Бизнес» үзәгендә җентекле консультация алырга мөмкин:8 (843) 524-90-90.

*Гариза бирү өчен электрон цифрлы имза (ЭЦП) кирәк. Электрон цифрлы имзаны Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы бүлегендә яки таныклык бирү үзәгендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International