Вице-премьер – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның геодезия һәм картография көне уңаеннан котлавы

2023 елның 11 марты, шимбә

Хөрмәтле геодезистлар һәм картографлар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сез пространствода планлаштыруны үстерүгә, биналарны проектлауга, юллар һәм гидротехник корылмалар төзүгә зур өлеш кертәсез.

Сезнең хезмәтегез шәһәр төзелешенең нигезе булып тора һәм инфраструктура өчен мөһим маршрутлар төзергә ярдәм итә, ә яңа технологияләр кертү сездән эшегездә югары һөнәри осталык таләп итә.

Чын күңелдән сезгә бу бәйрәм көнендә нык сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар, үлчәү һәм исәпләүләрдә камил төгәллек, Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет һәм иминлек телим!

Хөрмәт белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International