«Экватэл» сәүдә йорты» ҖЧҖ суны исәпкә алу приборлары чыгара. Компания яңа төр продуктны – заманча ультратавыш исәпкә алу приборларын эшләтеп җибәрүгә әзерләнә. Предприятие башлангыч җитештерүне 2 айдан башларга һәм 3-6 айдан соң тулы күләмдә чыгара башларга планлаштыра. Яңа продуктка компания 150 млн сумга якын инвестиция кертә. Компания мәгълүматлары буенча, санкцияләр чимал (металл) бәяләренә тәэсир итә, ләкин тәэмин итүчеләр белән килешү төзүгә ирешкәннәр. Предприятиегә ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелә.
«Экватэл «Сәүдә йорты» ҖЧҖ 2012 елдан бирле суны исәпкә алу приборларын эшләү, җитештерү һәм сатуда махсуслашкан. Аккредитацияләнгән лабораториясендә предприятие җитештерелгән су счетчикларын тикшерә, бу җитештерелгән продукциянең сыйфатын расларга ярдәм итә.
«Минем бизнес» төбәк үзәге ярдәмендә илкүләм проект буенча компания халыкара күргәзмәдә һәм бизнес-миссиядә катнаша, бу аларның брендының чит илләрдә танылуын арттырырга ярдәм итә.
Ярдәм чараларыннан файдалану мәсьәләләре буенча эшкуарлар «Минем бизнес» үзәгенә 8(843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.