Татарстан экспортчылары таможня законнары мәсьәләләре буенча вебинарда катнаштылар

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Татарстан экспортчылары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узган таможня законнары мәсьәләләре буенча вебинарда катнаштылар. 

6 мартта Татарстан Экспортка ярдәм итү үзәгендә таможня законнарының көнүзәк мәсьәләләренә багышланган онлайн-очрашу узды. Чарада таможня контроле хезмәтенең товарларны чыгарганнан соң бурычларны кайтару бүлеге башлыгы Роза Салихова, хокук бүлеге башлыгы Гөлнара Бариева, таможня башлыгы урынбасары – товарларны чыгарганнан соң таможня контроле хезмәте башлыгы Ләйлә Туфетуллова катнашты.

Очрашуда катнашучыларның игътибар үзәгендә товарларны статистик декларацияләү, таможня пошлиналарын чыгару мәсьәләсе булды. Ахырда экспертлар экспортерларның көнүзәк сорауларына җавап бирделәр. Чара республика бизнесында кызыксыну уятты, вебинарда 70 тән артык эшкуар катнашты.

«Таможня законнарының үз нечкәлекләре бар, безгә бүген шул хакта аңлаттылар. Биредә алынган мәгълүмат алдагы эш өчен дә файдалы булыр дип ышанам», – дип сөйләде вебинарда катнашучыларның берсе. 

Кече һәм урта эшкуарлык илкүләм проекты кысаларында экспортка ничек чыгу турында «Минем бизнес» үзәге белгечләре кайнар линия телефоны 8(843)524-90-90 аша сөйли алачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International