Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасында социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында 2023 елда икътисадтагы төп бурычлар турында сөйләде.
«Арта барган санкция басымы һәм булган куркынычлар шартларында 2023 елда социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү өчен безнең төп бурычыбыз – икътисад тармакларының нәтиҗәлелеген арттыру резервларын һәм дәүләт ярдәм чараларын мөмкин кадәр җәлеп итеп, килеп чыккан авырлыкларга үз вакытында җавап бирү һәм актив чаралар күрү», – дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Әлеге бурычның үтәлешен тәэмин итү максатларында Оперштаб эше кысаларында Икътисад министрлыгы тарафыннан, тармак министрлыклары, предприятиеләре һәм муниципалитетлары белән берлектә, биш төп юнәлеш буенча чаралар планы әзерләнде: барлык тармаклар предприятиеләренең өзлексез һәм нәтиҗәле эшен тәэмин итү, инвестицион активлыкны стимуллаштыру, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү темпларын саклап калу, муниципаль берәмлекләрнең баланслы үсеше, илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын нәтиҗәле гамәлгә ашыруны дәвам итү.