Татарстан студентларын «Студентлар стартабы» бәйгесе буенча вебинарга чакыралар

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Фән һәм технологияләр унъеллыгы, «Университет технология эшкуарлыгы платформасы» федераль программасы кысаларында 20 февральдә 11.00 сәгатьтә «Студентлар стартабы» бәйгесе буенча вебинар узачак. Яшь эшләп чыгаручыларга грант алу шартлары, гариза составы аңлатыла, гариза бирүче һәм команда составы, төзелә торган юридик зат, чыгымнар статьялары, проектны тормышка ашыру турында еш бирелә торган сорауларга җаваплар биреләчәк.

Программа коммерцияләштерү потенциалы булган һәм үсешнең әле башлангыч этабында булган үзләренең фәнни-техник һәм технологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен кулланып яңа товарлар, эшләнмәләр, технологияләр яки хезмәтләр эшләүгә юнәлтелгән.  Югары уку йортының стартабы, һичшиксез, үзенең интеллектуаль өлешен үз эченә алган идеягә таянырга тиеш. Быел 1 миллионлык грантны 1500 студент алачак.

Вебинарга https://pruffme.com/landing/fasie/StudStartup-20.02 сылтамасы буенча теркәлергә мөмкин.

«Студентлар стартабы» бәйгесендә катнашучыларга җиде тематик юнәлешнең кайсы да булса берсен сайларга кирәк:

  • Цифрлы технологияләр;
  • Медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре;
  • Яңа материаллар һәм химия технологияләре;
  • Яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре;
  • Биотехнологияләр;
  • Ресурсларны саклау энергетикасы.
  • Креатив индустрияләр.

Грант алган вуз укучысы юридик затны теркәргә, бизнес-план һәм стартап сайты эшләргә тиеш булачак. 

«Студентлар стартабы» бәйгесенә гаризалар кабул итү 2023 елның 3 апрелендә 10:00 сәгатьтә төгәлләнәчәк. 

Тулырак мәгълүмат бәйге битендә урнаштырылган: https://fasie.ru/studstartup/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International