Татарстан эшкуарлары Россия Федерациясенең Австриядәге сәүдә вәкиле белән бер сәгать аралашачак

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды Экспортка ярдәм итү үзәге республика предприятиеләрен Россиянең Австриядәге сәүдә вәкиле белән онлайн-очрашуга чакыра.

Чара «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» дип атала һәм 15 февральдә видеоконференцэлемтә форматында узачак.

Вебинар спикеры – Плотников Андрей Австриядә Россия Сәүдә вәкиле Россия – Австрия мөнәсәбәтләренең агымдагы торышы һәм үсеш перспективалары, шулай ук хәзерге шартларда бизнес алып бару үзенчәлекләре турында сөйләячәк.

Вебинар кысаларында шулай ук Татарстанның Чехиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Зөфәр Габделгалиевның катнашуы планлаштырылган. Спикер «Татарстан Республикасы һәм Австрия мөнәсәбәтләре турында. Уңышлы кейс үрнәге» темасына доклад белән чыгыш ясаячак.

Вебинар Европа базарларына керүне планлаштырган компанияләр өчен кызыклы булачак. Вебинарда катнашучылар спикерларга практик сораулар бирә алачак. 

Вебинарда катнашу өчен, https://forms.gle/nFFK4vw3EcrqxPKY6сылтамасы буенча теркәлү узарга кирәк.

Конференциягә Zoom буенча тоташу: https://us05web.zoom.us/j/89514163513?pwd=TVY5VlhqK3VJZXBiTkQ2aGoreHl4UT09  

Конференция идентификаторы: 895 1416 3513 

Керү коды: ihqbx4

Теркәлү һәм катнашу турында сораулар буенча Яна Овсянниковага мөрәҗәгать итегез: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272).

Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәгендә Экспортерлар өчен булачак вебинарлар турында белергә һәм консультация алырга була: +7 (843) 524-90-90.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International