Технологик чишелешләр булдыручы һәм инновацион проектларны гамәлгә ашыручы предприятиеләр өчен Россия фәне көнендә 2023 елда инновацияләргә ярдәм фондыннан нинди грантлар алырга мөмкин икәнлеге турында сөйлибез.
1. «Студентлар стартапы». Гаризалар 26 февральдән 3 мартка кадәр тапшырыла. Җиңүче 1 млн сум грант ала.
2. «Старт ИИ» – 1. Гаризалар 13 февральгә кадәр бирелә. Грант суммасы 4 млн сум.
3. «Старт ИИ» – 2. Гаризалар 13 февральгә кадәр бирелә. Грант суммасы 8 млн сум.
4. «Бизнес-старт» – гаризалар тапшыру вакыты 6 мартка кадәр. Грант суммасы 12 млн сумга кадәр.
5. «КОД – ИИ». Гаризалар 20 февральгә кадәр бирелә. Проектта катнашучыларның рөхсәт ителгән саны – 1 кешедән 10 кешегә кадәр. Грантның иң зур күләме – 10 млн сумга кадәр, әмма бер грант алучыга 2 млн сумнан артык түгел.
6. «Коммерциализация-ИИ». Гаризалар 27 февральгә кадәр кабул ителә. Җиңүче 30 млн сумга кадәр грант алачак.
7. «Акселерация- ИИ». Гаризалар 6 мартка кадәр кабул ителә. Грантның иң зур күләме 800 мең сумга кадәр.
Сораулар буенча «Минем бизнес» үзәгендә Фондның Татарстан Республикасы буенча төбәк вәкиленә, (843)222-90-60 өст. 280 яки 129 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.