Татарстанда маркетплейста сата башларга планлаштырган эшкуарларга ярдәм итәчәкләр

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм Ozon маркетплейсы Татарстанда «Минем бизнес» төбәк үзәге базасында маркетплейста сата башларга планлаштырган эшкуарлар өчен ярдәм программасын эшләтеп җибәрделәр.

Ярдәм Ozon экспертларыннан маркетплейста беренче сату өчен консультация, шулай ук платформада үз товарларын таныту өчен 5 000 бонус балл (1 балл = 1 сум) тәкъдим итә.

Озон экспертлары платформа эшен аңларга һәм программада катнашучыларга товар сату карточкаларын ничек рәсмиләштерергә, реклама кампаниясен башлап җибәрергә ярдәм итәчәк.
Программа кысаларында баллар 2023 елның 25 гыйнварыннан Ozon платформасында теркәлү вакытында яңа сатучылар өчен автоматик рәвештә 18000 беренче килүчеләргә баллдан кушыла.

Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге 2020 елдан кече бизнеска һәм үзмәшгульләргә үз продукцияләрен Россия электрон мәйданчыкларына чыгарырга ярдәм итә: контент булдырып, маркетплейста бушлай урнаштыру һәм логистик схема урнаштыру, маркетплейсларда эшләү өчен квалификация күтәрү программалары, электрон сәүдә буенча форум-марафоннар, шулай ук республиканың район үзәкләрендә үткәрелгән көндезге семинарлар. Мондый чаралар эшкуарларны үз продукцияләрен сату, гадәти сату базарларын киңәйтү өчен яңа каналлар эзләргә этәрә һәм дәртләндерә», – диде Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчксе Линара Борһанова .

2022 елда ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән 70 эшкуар Озон маркетплейсында сата башлаган.

Программадан моңа кадәр Ozon да тауар сатмаган шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар файдалана ала. Катнашу өчен 2023 елның 1 февраленнән сылтама буенча гариза бирергә кирәк.

Белешмә: Россиядә беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкләгән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасы актив үсә. Илнең 84 төбәгендә «Минем бизнес» үзәкләре эшли (84 баш офис, 350 муниципаль бүлек) — бердәм тәрәзә форматында алар бизнеска мәгълүмати-консультация, белем бирү, финанс, мөлкәти ярдәм хезмәтләре күрсәтә. 2022 елда «Минем бизнес» үзәкләрендә хезмәтләрдән һәм ярдәм чараларыннан 370 меңнән артык кеше файдаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International