ТР Икътисад министрлыгында икътисадны тотрыклы үстерү буенча эшче төркем утырышы узды

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген видеоконференция режимында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды, анда министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты. Утырышта шулай ук Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты Рәисе Максим Топилин катнашты.

Көн тәртибенә күчкәнче, ссоциаль-икътисади тотрыклылыкны булдыру һәм икътисадны үстерү өчен предприятиеләрнең өзлексез эшләвен, инвестицион активлыкны стимуллаштыру, кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше темпларын саклап калуны тәэмин итү мөһимлеге билгеләп үтелде.

Моннан тыш, өлешчә мобилизацияләнүгә бәйле федераль ярдәм чаралары буенча эшне дәвам итү кирәклеге билгеләп үтелде.

«Потенциаль ярдәм алучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өлешчә мобилизациягә бәйле ярдәм чараларында катнашуда кирәкле ярдәм күрсәтүне дәвам итүегезне сорыйм. Проблемалы сораулар булганда, аларны карау, оператив җавап бирү һәм кирәкле ярдәм күрсәтү өчен эшче төркемгә җиткерергә», – дип билгеләде министр.

Эшче төркем утырышы кысаларында Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын финанслауны үстерү буенча Россия Банкының Юл картасын карадылар.

Шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә сайлаучыларның наказларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International