Бүген ТР Муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе президиумының 2023 елда беренче утырышы узды. Очрашуның көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2023 елда җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күрсәткечләре (социаль-икътисади рейтинг) турында фикер алышу, аерым алганда, аларны «Күчемсез мөлкәтнең Бердәм дәүләт реестрын кирәкле мәгълүматлар белән тутыру (процентларда) планын үтәү» дигән тагын бер пункт белән тулыландыру булды. Бу мәсьәлә буенча ТР икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин чыгыш ясады.
Күрсәткечләр муниципаль районнар (шәһәр округлары) башлыклары нәтиҗәле идарә карарлары кабул итү ярдәмендә турыдан-туры тәэсир итә ала торган муниципаль берәмлекләр үсешенең төп өлкәләрен чагылдыра.
Шулай ук үз чыгышында Юлай Миңнуллин муниципалитетларга 25 июньдә башланачак «Иң яхшы муниципаль тәҗрибә» бөтенроссия бәйгесе турында искәртте. Нигезләмә буенча, бәйге муниципаль идарәне оештыру һәм муниципаль берәмлекләрнең җирле әһәмияттәге мәсьәләләрен хәл итү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең иң яхшы тәҗрибәсе мисалларын куллануны ачыклау, бүләкләү һәм тарату максатларында үткәрелә.
Анда катнашу өчен шәһәр округлары (шәһәр эчендәге бүленешле шәһәр округлары), шәһәр һәм авыл җирлекләре чакырыла. Катнашучыларны берничә номинация буенча бәяләячәкләр. Бәйгенең федераль этабы җиңүчеләрен мактаулы дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләячәкләр, алар муниципаль берәмлекләрнең җирле әһәмияттәге мәсьәләләрен хәл итүгә ярдәм итәчәк.
2023 елга «Иң яхшы муниципаль тәҗрибә» бәйгесенә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан юл картасы эшләнде. Министрлык консультация бирә һәм гаризаны рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.