Сатып алулар күләме 54,6 млрд сум тәшкил иткән.
2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң эре заказчылар саны 31 гә җитте – бу Идел буе федераль округында төбәк заказчыларының иң күп саны. Алар арасында «Казэнерго» АҖ, «Челтәр компаниясе» ААҖ, «Татавтодор» АҖ, «Татспиртпром» АҖ, «Татагролизинг» АҖ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Газотранспорт компаниясе» ҖЧҖ һәм башкалар бар.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан сатып алуларны арттыру өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 223-ФЗ номерлы Федераль Закон кысаларында республиканың иң эре заказчыларының сатып алу планнарын 25 % тан да ким булмаган күләмдә яраштыруга бәяли.
2022 елда әлеге заказчылар кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан 54,6 млрд сумлык сатып алганннар, бу сатып алуларның яртысыннан артыгын (61,2 %) тәшкил итә.
Сатып алулар үсешенә шул исәптән Республика маркетинг үзәгенең электрон-сәүдә мәйданчыгы эше дә ярдәм итте.
Узган ел Республика маркетинг үзәге (РМҮ) ресурсларында якынча 4,4 мең Республика кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тәэминатчылары 193 млрд сумнан артык табыш алган.