Татарстанның сәнәгать паркларында республиканың 52 меңнән артык кешесе эшли

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә республиканың барлык сәнәгать паркларында 1 517 резидент эшли, хезмәткәрләр саны 52 280 кеше. 

Бер ел эчендә Татарстан сәнәгать паркларында эшләүчеләр саны 10 мең кешегә арткан яки 24% тан артып киткән. Бу хакта республика икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев белдерде.

Шул ук вакытта 2022 ел башыннан резидентларның гомуми саны гамәлдәге паркларда 85 предприятиегә, яңа сәнәгать паркларын булдыруны исәпкә алып – 129 га артты.

Тулылыгы 70 % тан ким булган сәнәгать паркларында да уңай үсеш күзәтелә, аларның территориясендә ел башы белән чагыштырганда хезмәткәрләр саны 3 515 кешегә арткан.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сәнәгать паркларының резидентлары һәм идарәче компанияләр өчен адреслы ярдәм чаралары тәкъдим итә:

- кулланылган электр өчен чыгымнар 

- ташламалы микрозаемнар һәм поручительлекләр;

- транспорт салымы, оешмалар мөлкәтенә салым буенча салым ташламалары һәм салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча түбәнәйтелгән ставкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International