Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында министрның беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры А.Д. Шәмсиев рәислегендә Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы хезмәт Идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы катнашында эшче төркем утырышы узды.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы базарларда көндәшлекне үстерүнең актуаль проблемалары, 2022 – 2025 елларга Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча расланган чаралар планының төп күрсәткечләренә ирешү перспективалары каралды.
ТР Икътисад министрлыгы, көндәшлекне үстерү буенча вәкаләтле орган буларак, Татарстан Республикасы территориясендә икътисадта көндәшлекне үстерү өчен уңайлы шартлар булдыру буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыра.
Татарстан Республикасында Көндәшлекне үстерү буенча мәгълүмат белән Икътисад министрлыгының рәсми сайтында «Көндәшлекне үстерү» бүлегендә танышырга мөмкин.