«Хатын-кызлар эшмәкәрлеге» проекты рекорды: Татарстанда яшәүче 250 хатын-кыз ТР Икътисад министрлыгыннан программа буенча бизнес нигезләренә өйрәнде

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Катнашу өчен республиканың 1000 нән артык хатын-кызы гариза бирде, шуларның 300 е сайлап алу этабын узды һәм 250 се укуларын уңышлы тәмамлады. Кызлар 5 атна дәвамында эшкуарлык күнекмәләрен өйрәнделәр һәм остазлар җитәкчелегендә үз бизнес-проектларын булдырдылар.

Курс 19 ноябрьдә берьюлы республиканың 3 шәһәрендә – Казан, Әлмәт һәм Чаллыда старт алды һәм 25 декабрьдә бизнес-проектларны яклау һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

34 остазның һәрберсе 1 әр укучыны сайлап алды, шулардан халыкның тавыш бирүе алымы белән проектның 13 финалчысы сайлап алынды. Чыгарылышта алар ирешкән нәтиҗәләре белән уртаклаштылар, эксперт комиссиясе программа лидерларын билгеләде.  

Аделия Закирова программаның җиңүчесе булды. Ул милли мәгънәгә ия «ШИКӘРно» татар киемнәре һәм аксессуарлар брендын булдырган, үзенең керемен 14 меңнән 200 мең сумга кадәр арттырган, Казанда ваклап сату ноктасын ачып, 100 мең сумнан артыклык 3 күпләп заказ алган. 

2 урынны Эльвира Фәссахова яулады. «Эльвира Фәссахова белән Сезнең бизнесыгыз» бизнеска ярдәм итү чаралары буенча консалтинг проектын тәкъдим иткән әлеге катнашучы ШЭ ачып, ул үз хезмәтләренә бәяләрне яңадан карый һәм 7 яңа клиент җыя.

3 урында – Евгения Николаева, ул «Бүләк минеке булачак» дигән йорт квест-уенын эшләгән, 10 комплектын инде бастырырга биргән, үз бизнесы өчен реклама төшергән һәм сайт төзү буенча эш башлап җибәрә.

Остаз сыйфатында 34 тәҗрибәле эшкуар чыгыш ясады – «Фасоль» франчайзинг партнеры, хезмәт хакы һәм бизнес оештыру консультанты Анастасия Баранова, «МС» ҖЧҖ генераль директоры, «Галерея Стиля» Реклама студиясен гамәлгә куючы Любовь Володина, «Идеал» медицина үзәкләре челтәре сервисы бүлеге җитәкчесе Татьяна Степанова, продюсер һәм экспертлар остазы, маркетолог Светлана Герман һәм башкалар. 

Барлык чыгарылыш катнашучылары да эшкуарлык нигезләре буенча программа узу турында дәүләт үрнәгендәге дипломнар алдылар. Уку барышында катнашучы хатын-кызлар бизнес-идеяләрне эзләү һәм бәяләү технологияләрен, маркетинг нигезләрен, персонал белән эшләү системасын өйрәнделәр, икътисади бизнес-модель, таныту стратегиясен эшләделәр һәм гамәлдәге проектларга идеяләр тупладылар.

Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылды. ПРоектның оештыручысы – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Микрокредит компаниясе КБО «Минем бизнес» Үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International