Социаль контрактлар буенча семинарлар төгәлләнде: Татарстанның 638 кешесе проектны тормышка ашыру өчен 350 мең сум акчаны ничек алырга өйрәнде

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында социаль контракт буенча үз бизнесын яисә ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә 350 мең сум күләмендә дәүләттән субсидия алырга планлаштырган гражданнар өчен бушлай семинарлар сериясе уздырылды.

7 декабрьдән 23 декабрьгә кадәр төбәкнең 19 шәһәрендә эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга социаль контрактларны популярлаштыру буенча офлайн-семинарлар узды. Проектта республиканың 638 кешесе катнашты. 

Семинарларны үткәрү өчен Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Нурлат, Буа, Баулы, Арча, Кукмара, Чистай, Алабуга, Казан, Әлмәт, Азнакай, Зәй, Бөгелмә, Лениногорск, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Әгерҗе мәйданчыклары булдырылды.

Спикер эшкуар, «Tolstoywear» кием җитештерүче һәм бизнес-омбудсменның җәмәгать вәкиле Михаил Кузнецов иде. Катнашучылар эшкуар булу өчен нәрсә кирәклеген, социаль контракт төзү шартларын, аны нәрсәгә сарыф итәргә мөмкин, 2023 елда бер тапкыр яки айлык түләүләр алу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. 

Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды ярдәме белән уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International